Бүген Арчаның “Көнбатыш” мәчетендә Казаннан килгән кунаклар катнашында очрашу булып узды. Татарстан Президент Аппараты җитәкчесе Сәфәров Әсгать Әхмәт улы һәм Арча муниципаль районы җитәкчесе Нуриев Илшат Габделфәрт улы мәчет һәм аның эшчәнлеге белән таныштылар.
Арча районы имам-мөхтәсибе, “Көнбатыш” мәчетенең баш имамы Раил хәзрәт Гыйләҗев Арчаның иң күп мәчетле район булуы һәм дини эшчәнлекнең яхшы алып барылуы хакында сөйләде.
Шулай ук кунаклар мәчетнең уку-укыту эшләре белән дә таныштылар, мәчетнең эшчәнлегеннән канәгать калдылар.




