26 февральдә ТР МДН нең яшьләр эшләре һәм дәгъват бүлекләре берләшеп, мөселман яшьләре белән чираттагы очрашу уздырды. Очрашуга җыелган яшьләргә дәгъват бүлеге белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев дин, Аллаһның кодрәте, яшәүнең мәгънәсе һәм дәгъват кылуның әһәмияте турында сөйләде. Егетләрне хезмәттәшлеккә өндәде.
Чара кысаларында яшьләр ислам нигезләре буенча оештырылган викторинада да катнаштылар. Җиңүчеләргә брошюралар һәм “Инсан медиа” нәшрият йорты тәкъдим иткән дисклар таратылды.
Шулай ук егет һәм кызлар иҗади бәйгедә дә үз көчләрен сынады. Ике команда да аз гына вакыт эчендә бик тә мәгънәле шигъри дүртьюллыклар язып куйды.
Әлбәттә, алга таба очрашуларның даимилеге, тематикасы хакында да фикер алышулар булды. Мөселман яшьләрен нәзарәт оештырган очрашуларга чакырып калабыз. Чөнки бу очрашулар үзара аралашу да, динебез хакында фикер алышу да булып тора.




