Мөселман эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Марат Кабаев Иран консуллыгында булды. Биредә ул Иранның Казандагы консулы Рәсүл Шаян белән очрашты.
Әлеге очрашуда сүз үзара хезмәттәшлек итү турында барды. Иранга уртак эшлекле сәфәрләр кылу планлаштырылды. Мәгълүм булганча, көнбатыш илләренең күп кенә санкцияләре Иранга да кагылды. Бүгенге көндә Россия эшкуарларына бу илгә үзләре җитештергән товарларны кертү мөмкинлеге бар.
Очрашу ахырында Иран вәкиленә Коръәннең татарчага тәрҗемәсе бүләк ителде.



