27 февраль көнне Кайбыч мөхтәсибәте үзәк мәчетендә Аллаһы Тәгаләнең нигмәтенә һәм бәракәтенә багышланган вәгазь кичәсе үткәрелде. Вәгазне Буа районы мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов сөйләде.
Вәгазь кичәсенең ахырында тыңлаучылар янгын чыгу сәбәпле йорт җирсез калган ике балалы тол хатынга ярдәм йөзеннән хәер-садакаларын тапшырып, алган гыйлемнәрен гамәл белән беркеттеләр.




