“Хузур” нәшрият йорты ислам диненең төрле сорауларын кыскача аңлаткан һәм кулланырга уңайлы кечкенә брошюралар чыгаруны дәвам итә. Чираттагысы “Өчесе, җидесе, кырыгы” дип аталган дөнья күрде. Анда сүз мәрхүмнәрне үлгән вакыттан соң өченче, җиденче, кырыгынчы көндә искә алу, алар рухына багышлап догалар уку турында бара.
Габдулла хәзрәт Әдһәмов хәнәфи мәзхәбе өйрәтүләренә таянып, әлеге дини йолаларның рөхсәт ителгәнлегенә 7 раслау китерә.




