Төркиянең танылган вәгазьчесе, Фикых буенча ислам галимнәре советы әгъзасы Фатих Календер Татарстан имам-мөхтәсибләре өчен семинар уздырды. Семинарны ТР МДН оештырды. Фатих Календер исламда гаилә мәсьәләләренә кагылышлы хокукларны аңлату өчен махсус чакырылды.
Имамнар Төркия дин галимен тыңлагач, аңар үзләренең күп сандагы сорауларын бирделәр. Сораулар никах, талак хакында да булды. Төркия кунагы никах уку шартлары турында җентекләп сөйләде, төрле фикер каршылыгы тудырган кайбер кануннарны аңлатты.
Фатих Календерның Татарстанга өченче мәртәбә килүе һәм аны республика мөселманнарының кунакчыллыгы сокландырган. Дин галиме мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга үзенең рәхмәтләрен җиткерде. Алга таба да Татарстан һәм Төркия галимнәре арасында хезмәттәшлек дәвам итүенә ышанычын белдерде.








