Нәзарәтнең дәгъват бүлеге Арча районының Корса авылында вәгазь кичәсе үткәрде. Кичәгә авыл халкы бик теләп җыелды. Бүлекнең баш белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев авыл халкына дини кыйммәтләр хакында тәфсилләп сөйләде. Кеше тормышының мәгънәсен дини күзлектән чыгып аңлатты.
Шулай ук кичәгә килгәннәр мөнәҗәтләр тыңлый алдылар. Моннан тыш шагыйрә Лилия Сәлахетдинова үзенең шигырьләрен сөйләде.




