5 мартта Ислам мәдәнияте музее хатын-кызларга багышланган сөйләшү уздырды. Әлеге чара музейның яшьләр клубы очрашулары кысаларында үтте. Сөйләшүдә мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр ислам диненең хатын-кызларга карата булган мөнәсәбәтен аңлатты. Хәзрәт хатын-кызның дәрәҗәсе исламда бик югары булуы хакында әйтте. “Аллаһы Тәгалә нәкъ менә хатын-кызларга ана булу вазыйфасын биргән. “Әгәр дә җәннәт җиренә кагалырга теләсәң, әниеңнең аяк астындагы җирне үп”, - дигән сүзләр бар. Ислам әниләрне, хатын-кызларны хөрмәт итәргә, сакларга, якларга өйрәтә”, - дип сөйләде Рөстәм хәзрәт.
Ислам мәдәнияте музеенда чираттагы очрашу
06 март 2015 ел 13:15
Соңгы яңалыклар
Казанда AAOIFIның БДБ илләрендәге ислам финансларын үстерү буенча беренче Вәкиллекле үзәге ачылды
26 декабрь 2025 ел 18:48
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



