Һәр атнаның җомга көнендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Тынычлык мәчетендә Коръән тәфсире буенча дәрес алып бара. Дәресләр һәр атнаның җомга көнендә, кичке намаз - ахшам намазыннан соң үткәрелә. Теләгән һәркем мөфти вәгазен тыңларга килә һәм дәрес темасы буенча сорауларын бирә ала.
Тынычлык мәчете Казанның Тынычлык (Мирный) бистәсендә урнашкан.




