Бөгелмә мөхтәсибәтенең “Нурия” мөслимәләр клубы чираттагы тапкыр очрашуга җыелды. Бу юлы алар әниләрнең бала тәрбияләү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. 20 еллык педагоглык стажы булган ханым очрашуга килгән мөслимәләргә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән шөгыльләнү алымнарын күрсәтте, үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Шулай ук очрашу кысаларында мөслимәләр әниләр хакында хәдисләр, шигырьләр сөйләделәр.




