6 мартта мөселман эшкуарлары “Лукойл” нефть компаниясенә нигез салучы Ралиф Сафин белән очраштылар. Очрашу Мөселман эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Марат Кабаев һәм әлеге оешма вәкилләре катнашында узды.
Марат әфәнде чарада Россия мөселман бизнесменнарының берләшүе, үзара элемтәдә торулары мөһим булуы хакында сөйләде. Шулай ук, үзе җитәкләгән оешманың мөселман эшкуарларын берләштерү өчен тырышуын билгеләп узды.
Чарада Мөселман эшкуарлары ассоциациясе танылган бизнесмен милләтешебез Ралиф Сафин белән хезмәттәшлек итү юлларын барлады.




