Бүген “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Татарстан Республикасының күренекле дәүләт эшлеклесе Мөхәммәт ага Сабировны соңгы юлга озатуга багышланган матәм митингы узды. Искәртеп узабыз, Мөхәммәт Сабиров кичә, 9 нчы мартта, вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу чарасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Моратов һәм башка дәүләт, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мәрхүмнең туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашты һәм җеназа намазын укыды. Мөхәммәт ага Сабировны соңгы юлга озатканда, Аллаһы Тәгаләдән мәрхүмнең урынын җәннәт түрендә итүне, гонаһларын кичерүне сорап дога кылды.












