9 мартта Лашман авылында Чирмешән районы имамнарының чираттагы җыелышы уздырылды. Җыелышта имамнар, җирлек җитәкчеләре, якшәмбе мәктәпләре мөгаллимнәре, авыл халкы катнашты.
Имам-мөхтәсиб Минсәгыйрь хәзрәт Миншин җитәкчелегендә узган җыешлышта мәчетнең матди чыгымнарына, дини укутуларга кагылышлы шактый сораулар күтәрелде.
Җыелыштан соң Хәбир хәзрәт Ханов изге эшләр кылып Аллаһка якынаю хакында вәгазь сөйләде.




