Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашканда “Азан” радиосы махсус проект әзерләде. «Письма одного солдата» - (“Солдат хатлары”) дип аталган тапшыру туры эфирда чыга һәм һәр тапшыруда Бөек Ватан сугышы каһарманнарының сәлам хатлары укыла. Сугыш кырларын узып, туган җирләргә барып җиткән хатларда солдат сүзләре, уйлары, теләкләре сакланган. Араларында моң-сагыш белән уралган, сагыну хисләренә төрелгәннәре дә бар, икенчеләре күңелләрне тетрәндереп сугыш афәтен, ачысын ачып бирә...
Хатлар Татарстан Милли музееннан алынды.
Тапшыру һәр атнаның дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә сәгать 8.50, 12.50 һәм 20.50 дә эфирга чыга.
Шулай ук тапшыруларның аудиоязмаларын радионың “В Контакте”дагы төркеменә кереп тыңларга мөмкин - https://vk.com/radioazan




