12 мартта Арча районының Урта Курса авылында “Мөхәммәдвафа” мәчетендә чираттагы мөхтәсибәт җыелышы узды һәм азан әйтү бәйгесе үткәрелде. Чарага районның имамнары, мөгаллим-мөгаллимәләре җыелды. Кунак буларак баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты.
Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев Изге Коръән аятләре укылып, дога кылынгач җыелышны башлап җибәрде. Аннары Җәлил хәзрәт үтемле вәгазь сөйләде. Азан әйтү бәйгесен уздыруны бик хуплады. Азан әйтү һәм аның нечкәлекләре хакында тәфсилләп аңлатты.
Бәйгедә район имамнары үзләренең азан әйтү осталыкларын күрсәттеләр.
Азан әйтү бәйгесе нәтиҗәләр:
1 урын - Галәветдинов Рәдис (Ташкичү авылы мәчете);
2 урын - Ибраһимов Равил (Урта Курса авылы, “Мөхәммәдвафа” мәчете);
3 урын - Галиев Ирек (Яңа Кенәр авылы мәчете), Әхмәтгалиев Шамил (Хәсәншәих авылы мәчете);
4 урын - Галиев Дамир (Арча станциясе мәчете), Минһаҗев Айдар (Мөрәле авылы мәчете),
Гобайдуллин Гайсар (Апаз авылы мәчете).
Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйгедә катнашкан имамнарга “Хузур” нәшрият йорты чыгарган китаплар өләшенде.






