Пермьдә «Мөселман дөньясы» дип аталган форум уза. Әлеге төбәктә бу чара инде бишенче ел рәттән үткәрелә. Форумның төп максаты - халыкны Ислам дине белән таныштыру, аның мәдәнияте, бай мирасы турында мәгълүмат җиткерү, әлеге диннең традицияләрен һәм бәйрәмнәрен барлау. Милләтара һәм дини мөнәсәбәтләрне ныгыту, шулай ук, иң әһәмиятле бурычларның берсе булып тора.
Чарада катнашучыларны Татарстан мөфтие исеменнән нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров сәламләде. Нияз хәзрәт Татарстан мөфтияте тарафыннан дини мирасны торгызу һәм халыкка җиткерү өчен башкарылган эшләр хакында сөйләде.
Форум кысаларында мөселманнарга багышланган күргәзмә оештырылган иде. Ел саен әлеге күргәзмәдә 19 төбәктән мөселманнар тормышы белән бәйле экспонатлар урын ала. Күргәзмәдә ТР МДНнең “Хәләл” комитеты һәм “Хузур” нәшрият йорты да катнашты.






