Бүген мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Гатин, Актаныш районы имам-мөхтәсибе, төньяк-көнчыгыш төбәге казые Руслан хәзрәт Мортазин, Әгерҗе үзәк мәчете имамы Рамазан хәзрәт Хәмидуллин белән дини эшчәнлек алып бару хакында сөйләште.
Әгерҗе мөхтәсибе райондагы дини вәзгыять һәм дин юлында башкарылган эшләр белән таныштырды. Шулай ук Азат хәзрәт мәчетләр каршында оештырылган укулар һәм үзәк мәчет алып барган эшләр турында сөйләде.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үз чиратында мөхтәсибне район имамнарының нәзарәт проектларында катнашуын активлаштырырга, дини йолаларны нигезләмәгә таянып башкарырга чакырды. Мәгълүм булганчы, нәзарәт тарафыннан “Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә” эшләнде. Барча имамнар дини йолаларны башкарганда әлеге нигезләмәгә таяна.




