Бүген мөфтияткә Төркиянең Министрлар советы каршындагы Чит илләрдәге төркиләр буенча эшләр департаменты җитәкчесе урынбасары Мәхмәт Кесе җитәкчелегендәге делегация килде.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чит ил кунакларын нәзарәт эшчәнлеге белән таныштырды. Татарстандагы ислам үсеше, дини вәзгыять хакында сөйләде.
Кунаклар “Төркия грантлары” дип аталган махсус проектны тәкъдим иттеләр. Әлеге грант проекты кысаларында Төркиядә төрле фәнни юнәлешләр буенча гыйлем тупларга мөмкин.
Очрашуда сүз алга таба хезмәттәшлек итү хакында барды.







