Бүген нәзарәттә Голәмәр шурасының яңартылган составта беренче утырышы булды. Аны ТР МДнең рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды.
Җыелышта Голәмәләр шурасының киләчәктә эшчәнлеге каралды, ягъни көн дәвамында җыелган сорауларга адреслы җавап әзерләүче ике дин белгечен сайлау, шура әгъзалары арасында бәйләнеш һәм бурычларны билгеләү, фәтвә чыгару мәсьәләләре һ.б.
Көн тәртибендә шулай ук халык белән элемтәне тагын да арттыру максатыннан булдырылачак darulifta.tatar сайтының эшчәнлеген оештыру турында да сөйләштеләр. Биредә гомуми сораулардан тыш, шәхси сораулар бирү мөмкинлеге дә булачак. Җаваплар исә шәхси e-mail га җибәреләчәк. Бу яңа адымнар Голәмәләр шурасы эшчәнлегенең дәрәҗәсен дә, нәтиҗәлеген дә арттырыр дип көтелә.









