Азнакай районы авыл имамнарының чираттагы атналык очрашуында көн кадагында торган актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Очрашу барышында имамнар күркәм инициатива белән чыктылар: авылларда күп еллар имамлык вазыйфасын башкарган, ләкин әле бер тапкыр да Хаҗ сәфәренә бармаган муллаларны бергәләшеп акча җыеп Хаҗ кылырга җибәрү.
“Доллар курсы көн дә арта, ә Хаҗ бәясе аңа бәйләнгән. Гади авыл мулласына Хаҗга юлнамә алу бик җиңел түгел, шуңа күрә безнең аксакалларыбыз бергәләшеп акча җыеп, ел саен бер имамны Хаҗга җибәрергә ниятләделәр”, - дип әйтте район мөхтәсибе Азат Талибуллин җыелышта.




