Бүген мөфтияткә Ставрополь крае Хөкүмәте аппаратының гражданнар җәмгыяте институтлары белән элемтәләр идарәсе җитәкчесе Владимир Вышеславов һәм Ставрополь губернаторы ярдәмчесе Игорь Бабкин килде. Кунаклар белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашты.
Мөфти кунакларны нәзарәт эшчәнлеге белән таныштырды, динара мөнәсәбәтләрне коры проектлары хакында сөйләде. Шулай ук “Хузур” нәшрият эшчәнлеге, Казан епархиясе белән берлектә уздырылган чаралар турында җиткерде.




