Актаныш районы җәмигъ мәчетендә язгы каникул чорында ир-балалар өчен тәрбия Һәм Коръән Кәрим дәресләре оештырылды. Укулар 23-31 март көннәрендә бара. "Балаларны үзәк мәчетебезгә җыеп, ислам кыйммәтләре хакында сөйләдек. Гарәпчә уку хакында аңлатабыз, Изге китап теле сабакларын бирәбез. Динебезнең әдәпле, әхлаклы булырга өйрәтүе хакында җиткерәбез. Бала чактан мәчеткә йөргән, хәзрәтләребез белән аралашкан һәм динебез өйрәткәннәрне тыңлаган малайлар, Алла боерса, денле, тәртипле булып үсәрләр”, - дип саный Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин.
Бала чактан мәчеткә йөрсәләр тәрбияле булырлар
27 март 2015 ел 11:25
Соңгы яңалыклар
Татарстан Рәисе һәм Мөфти Усад авылында яңа «Тәрбия үзәге» белем бирү үзәгендә булды
01 октябрь 2025 ел 12:44
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Өлкәннәр көне уңаеннан мөрәҗәгате
01 октябрь 2025 ел 10:37
Теләче мөхтәсибәте мөселманнары Казандагы мохтаҗларга 10 тонна гошер тапшырды
01 октябрь 2025 ел 09:25
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

