25 март көнне Теләче районының Иске Җөри авылыннан 17 укучы бала Яр Чаллы шәһәрендә узган Коръән уку бәйгесендә катнашты. Балалар ошбу күркәм узган бәйгенең бөтен номенацияләрендә көчләрен сынап карады. Киләсе бәйгеләрдә катнашыр өчен Коръәндәге сүрәләрне күбрәк ятларга гына түгел, ә күбрәк уку өстендә эшләргә кирәк дигән фикергә килеп кайттык, дип хәбәр итәләр Теләче мөхтәсибәтеннән.
Мәгълүм булганча, 25 мартта Чаллының “Ак мәчет”ендә 20 нче тапкыр балаларның республика күләмендә Коръән уку бәйгесе үтте. Удмуртиянең Можга шәһәреннән һәм җөмһүриятебезнең 15 шәһәр-районыннан (Кукмара, Актаныш, Теләче, Чирмешән, Тукай, Әлмәт, Түбән Кама, Норлат, Яңа Чишмә, Алабуга, Азнакай, Сарман, Әгерҗе, Балтач) 198 бала Аллаһы китабын дөрес уку буенча осталыкларын күрсәттеләр.




