Казан шәһәре имам-мөхтәсибе, Әл-Мәрҗәни җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинга 55 яшь тулды. Хәзрәтне юбилее һәм һәм 30 еллык дини эшчәнлеге белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин котлады.
"Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне гомер бәйрәмегез - туган көнегез белән ихластан котлыйм!
Мансур хәзрәт! Республикабыз мөселманнары Сезне дистә еллар дәвамында динебезгә хезмәт итүче тырыш дин әһеле; җәмәгать эшләрендә актив катнашучы хәзрәт буларак беләләр. Өммәтебезне рухи яктан ныгытуда, динебез кыйммәтләрен башкала халкына җиткерүдә зур тырышлык куясыз.
Киң колачлы дини эшчәнлек алып баруда Раббыбыз үзенең ярдәменнән ташламасын! Динебез һәм республикабыз үсешенә керткән хезмәтегез өчен һидаять нуры, муллык бирсен. Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә, дөнья-ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп итсен. Үзегезне, гаиләгезне, туганнарыгызны нигъмәтләре белән куандырып торсын!
Кылган догаларыбызны, гамәлләребезне кабуллардан кылып, ил-көннәребезгә тынычлык-иминлек, бәрәкәт бирсен!
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин".




