30-31 март көннәрендә мөфти җитәкчелегендә ТР МДН делегациясе Сүриягә эшлекле сәфәр кыла. Дамаск шәһәрендә танылган мөселман галиме Мөхәммәд Сәет Рамазан әл-Бутыйның фаҗигале үлеменә ике ел тулу уңаеннан конференция уза.
Олуг шәхескә багышланган чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, нәзарәтнең Голәмәләр шурасы әгъзасы, мөгаллим Рөстәм Нургалиев катнаша. Татарстан дин әһелләре белән бергә, шулай ук, Мәскәү һәм Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов сәфәр кыла.
Сәфәр кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның конференция эшендә катнашудан тыш, аерым танылган мөселман галимнәре белән очрашулары билгеләнгән.






