29 мартта Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә якшәмбе курсларында белем алучылар арасында Коръән уку конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурста барлыгы 24 шәкерт катнашты. Имам-хатыйб, мәдрәсә җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев катнашучыларны сәламләп, уңышлар теләде.
Коръән укучыларны бәяләгәндә жюри аларның тышкы кыяфәтләренә, үз-үзләрен тотышларына да игътибар итте. Изге китапны дөрес һәм матур итеп укуларыннан тыш, гарәпчә яза белүләре дә тикшерелде.
Конкурста 5 призлы урын билгеләнде:
1. Шәрәфетдинов Әнвәр;
2. Урмакаев Рөстәм;
3. Фәрдиев Мисхәт;
4. Сабиров Халит;
5. Мәрдәнов Илдар.








