Минзәлә һәм Тукай районнарында намаз уку һәм азан әйтү ярышлары оештырылды. Мөхтәсиб Җәүдәт хәзрәт Харисов әйтүенә караганда, бу күркәм ярышлар Тукай районында - дүртенче, ә Минзәләдә өченче тапкыр үткәрелгән. Һәр районда 30дан артык бала катнашкан.
Тукай районы буенча намаз укучы кызлар арасында 1 урынны Теләнче Тамак авылыннан Шаһиева Алсу, малайлар арасыннан Фархутдинов Нуриман алган.
Азан әйтү ярышында Таулы Дөреш авылыннан Шәрипов Инсаф җиңүче булган.
Минзәлә районы буенча намаз ярышында призлы урыннарны Хисмәтуллин Нәркиз һәм Галләмов Әлфисләр бүлеште, ә кызлар арасында урыннар билгеләнмәгән.















