22 -29 март көннәрендә Питрәч районының Шәле авылындагы “Гайнетдин” мәдрәсәсе каршында балалар мөселман лагере оештырылды. 7 яшьтән 13 яшькә кадәрге 18 бала язгы каникул вакытында әлеге лагерьга теләп йөрде. Программа буенча лагерьда эш ислам нигезләре буенча белем алу белән башланып китте.
“Аллаһ – бар нәрсәне бар итүче”, "Доганың файдасы, дога төрләре”, “Иманның биш баганасы, пәйгамбәрләргә ышану”, “Ата-аналарга карата әдәп кагыйдәләре” темаларына лекцияләр үткәрелде.
Лагерь кысаларында волейбол һәм баскетбол ярышлары уздырылды.
Балалар Шәле авылының иң өлкән яшьтәге мулласы Габдулхак хәзрәтнең хәлен белергә бардылар. Ул 50 елдан артык җирле мәчеттә имам булып торган һәм балаларның барысына исем кушкан мулла. Аның белән очрашу Татарстан Диния нәзарәте үткәрә торган “Минем гаиләм шәмаиле” конкурсы кысаларында да узды. Габделхак хәзрәт авылда үзенең гадәти булмаган шамаилләре белән дан тота. Авыр совет елларында ук ул төрле буяулар табып шамаилләр ясаган. Балалар аның эшләрен сокланып карады.
Дәресләр тәмамланганнан соң укучылар мәдрәсә укытучылары белән бергә чәй эчтеләр, өйлә намазын укыдылар.
29 март көнен балалар тагын да зарыгып көтте. Ул көнне лагерьга йөрүчеләр Казанга экскурсиягә барды. Алар тарихи мәчетләрне карадылар, FUN-24 күпфункцияле күңел ачу үзәгендә булдылар.
Әлеге лагерьны оештыруда Шәле авылы мәхәлләсе, “Гайнетдин” мәчете җитәкечелеге, җирле эшмәкәрләр һәм лагерьга йөрүчеләрнең туганнары рухи һәм матди ярдәм күрсәтте. Оештыручылар әлеге файдалы эшне алга таба да дәвам итәргә уйлый.
Латыпов Тимур, имам-хатыйб








