29 март көнне Балтач районы мөхтәсибәте тарафыннан Коръән уку бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә районның төрле авылларыннан 210 бала катнашты. Иң кечкенә катнашучы балага 3 кенә яшь иде. Бәйге 7 номинациядә үтте: “Белгән сүрә”; “Фил-Нәс”; “Духә-Нәс”; “Әгълә-Нәс”; “Гаммә парәсе”; “Гаммә һәм ярты парә”; “Гаммә һәм Тәбәрак парәсе”.
Жюрида катнашу өчен мөфтиятнең Коръән бүлеге мөдире Илнур хәзрәт Хайруллин чакырылган иде. Бәйгене Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт ачып җибәрде һәм үзенең нәсихәтләрен җиткерде.
Конкурста урын алучы балаларга бүләкләр тапшырылды. Һәр балага тәм-том һәм “Хузур” нәшриятыннан китаплар һәм дискалар бүләк ителде, ә инде иң катлаулы номинацияләрдә җиңүче балаларга 2500 сум күләмендә акча бирелде.
Балтачта Коръән бәйгесе 1995 елдан башлап уздырылып килә.






