“ТР МДН Хаҗ” доллар бәясе арту сәбәпле килеп чыккан кризиска каршы чаралар күрә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, хаҗ оешмасы Согуд Гарәбстаны Корольлеге вәкилләре белән килешеп, изге сәфәр бәяләрен төшерүгә ирештеләр. Нәтиҗәдә яңа программалар тәкъдим ителә: “Эконом” һәм “Тизләтелгән”.
«ЭКОНОМ» программасы бәясе - 3600$.
«ДУМ РТ ХАДЖ»ның “ЭКОНОМ” программасы түбәндәгеләрне үз эченә ала:
1. хаҗ гамәлләрен хәнәфи мәзһәбе буенча башкару;
2. укулар оештыру;
3. Мәккә шәһәрендә Әл-Хәрәм мәчетеннән өч километрга кадәр аралыкта яшәүне тәэмин итү;
4. сәфәрнең дәвамлылыгы 20-25 көн;
5. Мәдинә шәһәрендә 2 көннән күбрәк яшәү;
6. медицина иминияте; беренче медицина ярдәме һәрвакыт хаҗилар белән янәшә;
7. кунакханәнең бер бүлмәсендә кешеләрнең саны – 4-10;
8. Мәдинә һәм Мәккә кунакханәләрендә көненә ике тапкыр туклану;
9. Мина һәм Гарәфә үзәнлекләрендә туклану;
10. кунакханәдә Согуд Гарәбстаны Корольлеге Хаҗ министрлыгы стандартларына туры килгән санузел;
11. һәр төркемдә җитәкче;
12. Согуд Гарәбстаны Корольлегендә транспорт чаралары белән тулысынча тәэмин ителеш;
13. Мәккә шәһәрендәге кунакханәдә чәй, кәһвә тәүлек дәвамында;
14. 5 литр зәмзәм суы;
15. Хаҗи комплекты: әдәбият, зур һәм кечкенә сумка, иссез сабын;
16. корбан чалу;
17. ир-атлар өчен ихрам киеме;
18. Согуд Гарәбстаны Корольлегенең җирле SIM-карталары;
19. Истәлек бүләкләре: DVD-диск һәм фото-видеоматериаллар.
“ТИЗЛӘТЕЛГӘН” программа бәясе - 4300$.
«ЭКОНОМ»нан төп аермалыклар:
- Мәккәдә – 11, Мәдинәдә 2 көннән күбрәк яшәү;
- Яхшыртылган туклану;
- Сувенирлар.
“ДУМ РТ Хадж” белән түбәндәге телефон аша элемтәгә керергә һәм программалар хакында тулырак мәгълүмат алырга мөмкин: +7 (843) 524-92-10.
Адресы: 420021 Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 3 нче йорт.