Бүген “Фәнис” Урыссу мәдрәсәсендә читтән торып белем алучыларның укулары тәмамланды. Барлыгы 15 шәкерткә урта һөнәри белем алулары хакында диплом тапшырылды. Укулар тәмамлану уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада мәдрәсә директоры, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, ТР МДНнең фән һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин катнашты.
Чарада Татарстан мөфтие исеменнән шәкертләргә “Хузур” нәшрият йорты чыгарган уку әсбаплары бүләк ителде.





