30 мартта Буа мәдрәсәсендә ятим балалар өчен мәҗлес оештырылды. Балалар өчен махсус викторина үткәрелде, аларга бүләкләр өләшенде. Чәй өстәле дә әзерләнгән иде.
Чарада район имам-мөхтәсибе Илмир Хәсәнов, мәдрәсә җитәкчесе Рәшид Маликов, “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим Сөләйманов, “Габделмәлик” мәчете имамы Рөстәм Хәйбуллин катнашты. Дин әһелләре балаларга үгет-нәсихәтләрен җиткерделәр.
Кунак буларак шагыйрә Лилия Сәләхетдинова чакырылган иде.




