Шушы ялларда Казанның “Ярдәм” мәчетендә балалар һәм яшүсмерләр өчен “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бөтенроссия конкурсы узды.
“Сөембикә энеләре һәм сеңелләре”ндә Татарстанның төрле районнарыннан килгән балалар белән беррәттән, Самар, Ульяновск, Мордовия, Удмуртия, Сарытау, Чуашстан, Мари Иле делегацияләре катнашты. Алар арасында 4-18 яшьлек 500 бала бар иде. Коръәнне, ислам нигезләре белү – сабыйлар бәйгедә үзләрен шушы өлкәдә сынады. Моннан тыш, катнашучылар ислам тарихы, Татарстанның танылган тарихи шәхесләре турында сорауларга җавап бирде.
Бәйрәмнең тантаналы ачылышында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров, Казан мэриясенең Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеге хезмәткәре Илгиз Сарманов, Россия ислам институты Коръән-хафизларны әзерләү үзәге җитәкчесе урынбасары Габделәхәт Хәлилов, Диния нәзәратенең пропаганда бүлеге җитәкчесе Нияз Сабиров, “Ярдәм” фонды вице-президенты Мәликә Гыйльметдинова, “Мөслимә” лидеры Әлмира Әдиятуллина катнашты.
Рөстәм Батров әйтүенчә, мондый конкурслар традицион ислам һәм татар мирасын популярлаштыру максатыннан уздырыла.
- Мин ислам киләчәгенең ышанычлы кулларда икәненә ышанам. “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” Ш.Мәрҗани, Х.Әмирхан, К.Насыйри, А.Сафиуллин кебек дин белгечләренең дәвамчылары булсын өчен без барлык көчебезне куярга тиешбез, – диде исә Әлмира Әдиятуллина.
Конкурсның җиңүчеләре исеменә Мордовиядән – Әхмәт Бәдретдинов, Мөхәммәт Әбдрәшитов, Татарстаннан – Мөхәммәт Шакиров лаек булды. Аларны татарның танылган галим, тарихчы, академик, язучы, җырчы, депутатлары коталды. Конкурсның 35 катнашучысы Кол Гали, Кол Шәриф, Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхретдин исемендәге номинациядә җиңү яулады.
intertat.ru






