“Мәчетләр каршында оештырылган курсларда дини дәресләр укыту” программасы буенча квалификация күтәрү курслары Ютазыдагы “Фәнис” мәдрәсәсендә узды. Ислам тарихы һәм мәдәниятын тирәнтен өйрәнүче белгечләр әзерләү ниятеннән махсус курсларны ТР МДН, КФУ һәм РИИ үткәрә.
КФУның Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара багланышлар институты профессоры, тарих фәннәре докторы Айдар Хабетдинов татар дини тәгълимате барлыкка килүе хакында лекция укыды. Хөсәен Фәизханов, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыриның рухи мирасы белән таныштырды. Бүгенге мөселман өммәте хакындагы фикерләре белән уртаклашты.
Укуларда "Фәнис" мәдрәсәсе җитәкчесе Марат хәзрәт Мәрданшин һәм дини уку йорты мөгаллимнәре катнашты.





