1 апрельдән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Бөгелмә мөхтәсибәтендә “Сабыйга” акциясе башланды.
Акция кысаларында ятим сабыйлар өчен көндәлек кирәк-яраклар, гигиена әйберләре, памперслар җыела. Хәйрия чарасында катнашырга теләгән һәркем оештыручыларга мөрәҗәгать итә ала: Татарстан, Бөгелмә шәһәре, Үзәк мәчет. Белешмәләр өчен телефон: 8 937 577 37 24 (Рәфис хазрат) яки 8 85594 4 16 98.
Акция дәвамында җыелган барлык кирәк-яраклар да Бөгелмә балалар хастаханәсенә тапшырыла.




