Нәзарәт тарафыннан 2015 ел “Татар дин галимнәре елы” буларак уза. Шушы уңайдан Югары Ослан мөхтәсибәте агымдагы елны татар дин галимнәрен өйрәнү, пропагандалау, аларның хезмәтләрен халыкка җиткерүне төп эшләрнең берсе итеп билгеләде. 8 апрельдә Югары Ослан мөхтәсибәте үзәк мәчетендә “Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләренең тормыш юлы” дигән кичә узды. Кичәдә Ослан гимназиясе, урта мәктәп укытучылары, укучылары, мәчет картлары, абыстайлар һәм кунаклар катнашты. Кичәне үткәрүдә Югары Ослан үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары зур булышлык күрсәттеләр. Кичә кичке аш белән төгәлләнде, дип хәбәр итә Югары Ослан мөхтәсибәте.
Югары Ослан мөхтәсибәтендә татар дин галименә багышланган кичә узды
09 апрель 2015 ел 12:46
Соңгы яңалыклар
Казанда Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге беренче республика форумы узачак
20 октябрь 2025 ел 15:19
Рәис ТР Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать итте. Мөселманнар өчен төп фикерләр
17 октябрь 2025 ел 12:44
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



