Казандагы Республика балалар клиник хастахнәсе территориясендә “Тыныч бакча” дип аталган рухи комплекс барлыкка киләчәк. Биредә мәчет, чиркәү, парк һәм спорт мәйданчыгы урнашачак.
Шушындый үзенчәлекле урын булдыру турындагы килешүгә Татарстан Сәламәтлек министрлыгы, балалар хастаханәсе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казан епархиясе тарафыннан әзерләнде һәм расланды.
Килешүгә кул куйганчы “Тыныч бакча”ның электрон презентациясе уздырылды. Проект хакындагы сөйләшүдә ТР МДН Аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов, хастаханәнең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, Анжела Вавилова исемендәге фонд җитәкчесе Владимир Вавилов, митрополит Анастасий атакай һәм башкалар катнашалар.
Мәчет һәм чиркәү хастахнәгә килгән һәр кеше өчен ачык булачак. Авырулар да, аларның якыннары да дин әһелләренә үзләре теләгән вакытта мөрәҗәгать итә алачак.
“Тыныч бакча”ны бу елның август ае ахырында ачарга җыеналар.






