8 апрельдә ТР МДН, РИИ, КФУ "Ислам тарихы һәм мәдәниятын тирәнтен өйрәнүче белгечләр әзерләү программасы" кысаларында квалификация күтәрү курсын уздырды. Курс “Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартлары”на туры килгән программалар, методик эшләнмәләр әзерләү” дип аталды.
Әлеге курс дини уку йортлары мөгаллимнәренә исәп тотып оештырылды. Чаллы, Әлмәт, Нурлат, Буа, Мамадыш, Ютазы, Кукмара һәм башка районнардан дини гыйлем бирүче мөгаллимнәр җыелган иде. Әлеге мөгаллимнәр дини уку йортлары программаларын әзерләү өчен сайланды.
Алар программаларга, методик эшләнмәләргә куелган таләпләр тикшерелде. Шулай ук имам-хатыйбларны, ислам фәннәрен, гарәп телен укытучыларын әзерләүгә кагылышлы сорауларны карадылар.
Лекцияләрне дини мәгариф өлкәсе белгечләре укыды.




