9 апрель көнне 17:00 сәгатьтә Кайбыч районы мәдәният йортында "Иман нуры" кичәсе үткәрелде. Әлеге чараны үткәрү өчен Кайбыч районына Казан шәһәреннән дәгъват бүлеге мөдире Нияз хәзрәт Сабиров, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, журналист Фәния Хуҗиәхмәт һәм мөнәҗәтләр башкаручы Динар Шәймарданов килде. Кичәдә Кайбыч районы башлыгы Алберт Рәхматуллин, мөхтәсиб Дамир хәзрәт һәм районының күп кенә мәхәлләләреннән килгән авыл халкы һәм имамнар катнашты.
Кичә барышында тыңлаучыларга күп кенә вәгазьләр, үгет- нәсыйхәтләр сөйләнде, викторина оештырылды һәм ахырда халыкның күп санлы сорауларына җаваплар да бирелде, дип хәбәр итәләр Кайбыч мөхтәсибәтеннән.





