Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр Мәскәүгә эшлекле сәфәр кылды. Хәзрәт Татарстаннан барган рәсми вәкилләр белән бергә “Толерантлык үзәге”ндә булды. Биредә яхүдиләрнең үзенчәлекле музее урнашкан. Сәфәр менә шушы музей тәҗрибәсе белән танышу максатыннан оештырылды.
Татарстанлыларны музей эшчәнлеге белән Израиль дәүләтенең Россиядәге илчесенең мәдәният буенча ярдәмчесе Яффа Оливицки һәм яхүдиләр тарихы белгече, тарихчы Олег Меламед таныштырды.
Рөстәм хәзрәт әйтүенә караганда, музей бик тә заманча булуы белән аерылып тора. Биредә тарих бүгенге заман технологияләрен кулланып тәкъдим ителгән. “Толерантлык үзәге”ндә күп санда күргәзмәләр, очрашулар уздырыла.




