Россия ислам институтының «Журналистика» юнәлешендә укырга теләүчеләр өчен КФУның Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты базасында “Мөселман журналисты мәктәбе» эшли. Курс 24 марттан 28 майга кадәр бара. Укулар түләүсез.
Әлеге проект абитуриентларны РИИга укырга керергә әзерләү, журналист һөнәре үзенчәлекләре белән таныштыру максатыннан оештырылды. Кызыксынучылар электрон почта (amy_17@mail.ru) яки телефон аша элемтәгә кереп сорауларын бирә ала. Телефон – 89172635834.
Россия ислам институтында журналистларны 3 ел элек әзерли башладылар. Быел бу юнәлештә укырга теләүчеләр өчен 15 бюджет урын каралган.
РИИның кабул итү комиссиясе - (843)251-01-55, адрес: Казан, Газ урамы,19. Рәсми сайт: http://kazanriu.ru/




