Һәр ел саен апрель ае җитүгә Арча мөхтәсибәтендә мөселман балалар бәйгесен уздыру күркәм традициягә әйләнде. 12 апрельдә Арча үзәк мәчетенә районның төрле авылларыннан мөселман балалары үзләренең дини гыйлемнәрен сынау өчен җыйналдылар.
Бәйгене район мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев ачып җибәрде. Диния нәзаратеннән килгән кунак Айнур хәзрәт Юсупов балаларга матур теләкләрен юллады.
Бәйге ике наминациядә узды. Беренче наминациядә "Зәкәт" фонды тарафыннан әзерләнгән сорауларга җавап бирделәр. Икенче наминациядә исә намаз укып күрсәттеләр. Бәйге бик эчтәлекле һәм күңелле узды. Бәйгедә катнашкан балаларга истәлекле бүләкләр таратылды.






