13 апрельдә Югары Ослан мөхтәсибәтенең Мулланур Вахит авылында мөселман балалары өчен динебезгә кагылышлы бәйге уздырылды. Балалар үзләренең дини гыйлемнәрен сынау өчен җыелдылар. Бәйге балалар тарафыннан Корьән аятьләре уку белән башланып китте. Аннары алар динебезгә кагылышлы сорауларга җаваплар әйттеләр, вәгазьләр тыңладылар.
Бәйгедә катнашкан балаларга кыйммәтле, истәлекле бүләкләр бирелде.
Чара чәй эчү белән тәмамланды, дип хәбәр итә район мөхтәсибәте.




