Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Яшел Үзән районында булды. Биредә ул район җитәкчесе Александр Тыгин белән бергә җәмигъ мәчете төзелеше белән танышты. Аларны Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Гәбделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин һәм мәчетнең яңа имамы Илдар хәзрәт Гатауллин озата йөрде.
“Мәчетнең эчке һәм тышкы бизәкләү эшләре тәмамланган, газ кертелгән. Яңа мәчеттә берьюлы 700 кеше намаз укый алачак. Хәзер исә мәчет яны җирен төзекләндерергә һәм проект буенча мәдрәсәне төзи башларга кирәк”, - дип сөйләде имам-мөхтәсиб.
Төзелешне карагач хакимият вәкилләре һәм дин әһелләре җирлектәге дини вәзгыять һәм мөхтәсибәт белән хакимият арасындагы хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.
Соңыннан Илдар хәзрәт Гатауллин мәчетне, мәдрәсәне, ял итү паркын үз эченә алган мөселман комплексы презентациясен үткәрде.
Әлеге чарада Яшел Үзән, Буа, Апас, Питрәч, Югары Ослан районнары имамнары да катнашты.




