Бүген Казанның Марриотт кунакханәсендә Марокко һәм Татарстан эшәмәкәрләре катнашында бизнес-форум үтте. Марокконың Тышкы сәүдә министры Мохаммед Аббу җитәкләгән делегациягә илнең 40 якын эре компания вәкилләре керде.
Форумның эшчәнлегендә Татарстан мөфтие исеменнән ТР МДНнең аппарат җитәкчесе Ришат Хәмиддулин, “Хәләл” стандарт Комитеты җитәкчесе Марат Низамов катнашты. Шулай ук мөселман эшкуарлары ассоциациясе, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре һәм күп санлы Татарстан эшмәкәрләре дә бар иде.
Марокко делегациясе форум барышында авыл хуҗалыгы, тукыма сәнәгате, электроэнергетика, металлургия, хәләл өлкәләрендә җитештерелгән продукция һәм эшчәнлекләре белән таныштырды.
Рәсми очрашу ахырында ТР МДНнед аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин Марокконың Тышкы сәүдә министры Мохаммед Аббуга Татарстан мөфтие исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.




