14 апрельдә Болгар шәһәре мәдәният йортында ислам һәм православия дине вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл үтте. Чара ике конфессия арасында дустанә мөнәсәбәтне ныгыту йөзеннән һәм киләчәктә бергәләп район халкы өчен төрле рухи-тәрбияви чаралар булдыру ниятеннән оештырылды.
Очрашуда Спас районы башлыгы Камил Нугаев катнашты.
“Безнең максат элек-электән ике конфессия арасында урнашкан дустанә мөнәсәбәтне саклау, яшь буынга җиткерү. Без бер-беребезнең гореф-гадәтләрен кадерләп яшәргә тиеш. Шул очракта гына республикабыз башкаларына үрнәк булып, тагы да ныгыячак”, - дип белдерде район башлыгы.
Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров та райондагы православия вәкилләре белән тыгыз элемтәдә булуын җиткерде. Түгәрәк өстәл барышында шулай ук мөселманнарның якын арада православия тарафдарлары үткәрәчәк «Дружба народов. Болгар – земля мира» фестивалендә катнашу мөмкинлеге каралды.




