Спас районында ике конфессия вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды

15 апрель 2015 ел 10:43
Спас районында ике конфессия вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды

14 апрельдә Болгар шәһәре мәдәният йортында ислам һәм православия дине вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл үтте. Чара ике конфессия арасында дустанә мөнәсәбәтне ныгыту йөзеннән һәм киләчәктә бергәләп район халкы өчен төрле рухи-тәрбияви чаралар булдыру ниятеннән оештырылды.

Очрашуда Спас районы башлыгы Камил Нугаев катнашты.

“Безнең максат элек-электән ике конфессия арасында урнашкан дустанә мөнәсәбәтне саклау,  яшь буынга җиткерү. Без бер-беребезнең гореф-гадәтләрен кадерләп яшәргә тиеш. Шул очракта гына республикабыз башкаларына үрнәк булып, тагы да  ныгыячак”, - дип белдерде район башлыгы.

Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров та райондагы православия вәкилләре белән тыгыз элемтәдә булуын җиткерде. Түгәрәк өстәл барышында шулай ук мөселманнарның якын арада православия тарафдарлары үткәрәчәк «Дружба народов. Болгар – земля мира» фестивалендә катнашу мөмкинлеге каралды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы