Буа районының Хаҗилар мәчетендә Каһирәдән килгән шәйх Хәмделлаһ хафиз Мөхәммәд һәм РИУның халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе, тәрҗемәче Рамил хәзрәт Гиззатуллин белән очрашу узды. Бу очрашуда шулай ук район мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов һәм Хаҗилар мәчете имамы катнашты.
Шәйх мәхәлләгә килгән халыкка үзенең төпле вәгазен ирештерде, хәнәфи мәзһәбе формалашуы турында сөйләде, Әбү Хәнифә хәзрәтләренең нинди зур галим – факиһ булуы турында төпле аңлатты һәм халык сорауларына җавап бирде.
Шәйх Хәмделлаһ хафиз Мөхәммәд шулай ук Буа мәдрәсәсендә, Иске Суыксу авылында һәм Буаның Госман мәчетендә булды.






