Казанның Ярдэм мәчетендә Азат Гайнетдинов җитәкчелегендә “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешма делегациясе булды. Кунакларны мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов каршылады.
Очрашуның төп максаты – социаль әһәмияткә ия проектларны чынга ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм әфьюннән, хәмер кулланучыларны тернәкләндерү юнәлешендә хезмәттәшлек юлларын барлау.
Илдар хәзрәт әйтүенчә, бүген ТР МДН бу өлкәдә актив эшчәнлек алып бара, шуңа күрә җәмгыятьтәге бу проблемалар белән көрәшергә әзер булган башка оешмаларның да булуы бик мөһим.
Азат Гайнетдинов хәзрәтне “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге”нең яңалыклары белән таныштырды. Яңа сайтлары http://centrra.ru/ һәм «Вконтакте» социаль челтәрендә махсус группа барлыкка килүен әйтте.




