Бүген Кыргызстанның Бишкек шәһәрендә “Экстремизм белән тәкфирчелектән хәзерге җәмгыятькә янаган куркыныч” дип исемләнгән I халыкара симпозиум үтә. Аның эшчәнлегендә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр катнаша.
Чараны Кыргызстанның мөселманнары Диния нәзарәте һәм Дин эшләре буенче дәүләт комиссиясе оештыра.
Симпозиумга дөньяның 18 иленнән дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, дини уку йорлары мөгаллимнәре һәм хакимият вәкилләре чакырулы. Бирегә килгән кунаклар Хәнәфи мәзһәбенең әһәмияте турында күпсанлы чыгышлар ясый һәм тәкфирчелеккә каршы тору юлларын барлауны максат итеп куйган төрле дискуссияләрдә катнаша.






